«МИР» КИНОТЕАТРЫНДА
2022 елның 22 мартында «Татар теле һәм сөйләм культурасы» һәм «Профессиональ аралашуда татар теле» курслары кысаларында Казан дәүләт медицина университетының 1207 һәм 1208 төркем студентлары рус һәм татар телләре кафедрасы укытучылары – доцент Р.М. Әмирова һәм доцент А.Г. Гыйлемшина җитәкчелегендә «Мир» кинотеатрына Татарстан Республикасы халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев повесте мотивлары буенча төшерелгән «Без – 41нче ел балалары» кинофильмын карарга бардылар. Әлеге фильм вакытыннан иртә үсәргә һәм сугыш чорының мәхрүмлекләре белән очрашырга мәҗбүр булган, әмма дуслык һәм мәхәббәткә ышанычларын югалтмаган педагогия училищесында укучы студент балаларның тормышын тасвирлый.
Фильмның режиссеры – Әмир Галиәскәров, сценарий авторы – Әлфирә Мәһдиева, продюсеры – Миләүшә Айтуганова. Фильм сугыш еллардагы совет хәрби киносына картинаны стилизацияләү өчен аклы-каралы форматта эшләнгән.
Кинокартинаның музыкаль бизәлүе, табигатьнең матур күренешләре студентларныә күңелендә гаҗәеп матур хисләр калдырды. Медицина университеты студентлары өчен фильм карау күңелле вакыт уздыру түгел, ә дәһшәтле сугыш еллары турында, шул чорда яшәүче өлкәннәр күзлегеннән карап, аның аянычлы вакыйгаларын тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирде.
22 марта 2022 года в рамках курса «Татарский язык и культура речи» и «Татарский язык в профессиональном общении» студенты групп 1207 и 1208 вместе с преподавателями кафедры – доц. Амировой Р.М. и доц. Гилемшиной А.Г. – посетили кинотеатр «Мир» и посмотрели художественный фильм «Мы – дети 41-го года» Амира Галиаскарова, снятый по мотивам повести народного писателя Республики Татарстан Мухаммета Магдеева «Мы – дети 41го года» («Без – 41 ел балалары»).
Фильм повествует о нелёгкой судьбе учащихся педагогического училища в годы войны – о детях, которым слишком рано пришлось повзрослеть и столкнуться с лишениями военного времени, но которые не потеряли веру в дружбу и любовь. Режиссер фильма – Амир Галиаскаров, автор сценария – Альфира Магдеева, продюсер – Миляуша Айтуганова. Чёрно-белый фильм стилизован под советское кино военных лет.
Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Гилемшина А.Г.