ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫНЫҢ МИЛЛИ МУЗЕЕНА ЭКСКУРСИЯ
2022 елның 5 апрелендә «Татар теле һәм сөйләм культурасы», «Һөнәри аралашуда татар теле», «Рус теле» курслары кысасында Казан дәүләт медицина университетының 1205, 1206, 1208 һәм 4108 төркемнәре студентлары рус һәм татар телләре кафедрасы укытучылары – доцент Р.М. Әмирова һәм доцент А.Г. Гыйлемшина җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Милли музеендагы экспозицияләр белән таныштылар.
Татарстан Республикасы Милли музее – җөмһүриятебезнең генә түгел, Россиянең иң эре төбәк музей фондларының берсе. Хәзерге вакытта Татарстан РеспубликасынМилли музеенда 910 мең берәмлек экспонатбар.
Әлеге музей экспозицияләрендә дөнья цивилизацияләре һәйкәлләре – Мисыр һәм антик коллекцияләр, Ерак Көнчыгыш, Кытай, Япония, Һиндстан халыкларының көнкүреш предметлары, Идел буе халыклары – руслар, чувашлар, башкортлар, мордвалар, марилар, коми-пермяклар, Әстерхан калмыклары, һ.б. күп кенә коллекцияләр бар. Алар арасында – кием-салым, бизәнү әйберләре, көнкүреш җиһазлары, ауһәммузыка коралларыурын алган.
Музей фондларындагы татар халкының танылган шәхесләре архивлары, татар, гарәп һәм фарсы телләрендәге кулъязмалар һәм иске китаплар коллекциясе, татар шамаилләренең уникаль коллекциясе дә зур кызыксыну уята. Габдулла Тукай, Шиһабетдин Мәрҗани һәм Каюм Насыйри, Гаяз Исхакый, Риза Фәхретдин, Муса Җәлил, Фәрит Яруллин, Җәүдәт Фәйзи, Нәҗиб Җиһановның мемориаль әйберләре дә аеруча кыйммәткә ия. Музей фондының горурлыгы – М. Җәлилнең данлыклы Моабит дәфтәрләре .
Казан дәүләт медицина университеты студентлары өчен музейга сәяхәт – вакытны күңелле уздыру чарасы гына түгел, ә Идел буенда яшәүче халыкларның этнографиясе, шул исәптән татар халкының үткәне, аның данлыклы уллары турында яңа мәгълүматлар алырга мөмкинлек бирде.
ПОСЕЩЕНИЕ НАЦИОНАЛЬНОГО МУЗЕЯ РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН
5 апреля 2022 г. в рамках курса «Татарский язык и культура речи» и «Татарский язык в профессиональном общении», «Русский язык» студенты групп 1205, 1206 и 1208, 4108 вместе с преподавателями кафедры –доц. Амировой Р.М. и доц. Гилемшиной А.Г. – посетили Национальный музей РТ.
Национальный музей Республики Татарстан – главное музейное хранилище республики, крупнейший региональный музейный фонд России. Ныне музейное собрание Национального музея РТ насчитывает более 910 тысяч единиц хранения.
Наиболее крупным является археологический фонд, представляющий комплекс коллекций по древней и средневековой истории региона. Бесценна булгарская коллекция – единственная в мире, представляющая высокий уровень развития культуры Волжско-Камской Булгарии.
Музей хранит памятники мировых цивилизаций, среди них – египетские и античные коллекции, предметы быта народов Дальнего Востока, Китая, Японии, Индии и др.
Интересны и богаты коллекции народов Поволжья – русских, чувашей, башкир, мордвы, марийцев, коми-пермяков, астраханских калмыков. В их составе – комплекты одежды, детали костюмов и украшения, предметы быта и культа, охоты, музыкальные инструменты.
Значительный интерес представляют личные архивы деятелей татарской культуры, а также коллекция рукописей и старопечатных книг на татарском, арабском и персидском языках, уникальная коллекция татарских шамаилей. Особую ценность имеют мемориальные вещи народного поэта Г. Тукая, ученых-просветителей Ш. Марджани и К. Насыри, литератора и политического деятеля Г. Исхаки, ученого-богослова Р. Фахретдина, поэта-героя М. Джалиля, композиторов Ф. Яруллина, Дж. Файзи, Н. Жиганова. Гордость собрания – знаменитые Маобитские тетради М. Джалиля.
Посещение музея для студентов лечебного факультета оказалось не только приятным времяпровождением, но и дало возможность узнать больше о насыщенной, яркой, богатой экспозиции, среди которой много археологических находок, прошедших реставрацию и обновление.
Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
канд. филол. наук, доц. Гилемшина А.Г.