«АК ЧӘЧӘКЛӘР» ФОРУМЫ
2022 елның 14 апрелендә «Ак чәчәкләр» IX Халыкара яшьләр фәнни – медицина форумы кысаларында 96-нчы фәнни-гамәли конференция узды. Конференциянең Лингвистика (татар теле) секциясеэшендә дәвалау, педиатрия һәм фармацевтика факультетлары студентлары катнашты.
Чыгыш ясаган Борханова Э.Р. («М. Җәлилнең «Ана бәйрәме» балладасының сәнгатьчә эшләнеше»), Зәкиев Р.Р. («Онкологик авыруларны кисәтү»), Кашапова А.Р. («Замандашыбыз М.Әмир иҗаты»), Низами И.М. («Г. Тукай иҗатына А.С. Пушкинның йогынтысы»), Низамова Д.Р. («Тормыш минем моңлы бер җыр иде...»), Талипова Ч.Н. («Ф. Яруллин иҗатында «Бәкер» шифаханәсе чоры»), Фахертдинова А.М. («К. Насыйри хезмәтләрендә халык медицинасы»), Хасанова Д.Р. («Дару үләне буларак зәңгәр мәтрүшкәнең медицинада кулланылышы») докладлары тыңлаучылар һәм жюри әгъзалары (жюри рәисе Әмирова Р.М. һәм әгъзалары: Якубова Л.С., Гыйлемшина А.Г.) тарафыннан югары бәяләнде.
Әлеге чара югары дәрәҗәдә узды һәм студентларның һөнәри әзерлеген күрсәтте. Нәтиҗәдә 1 урынны дәвалау факультетының 1501 төркем студенты Зәкиев Радик яулады, 2 урынга дәвалау факультетың 1306 төркеме студенткасы Фахертдинова Айгөл, 3 урынга фармацевтика факультетының 5202 төркеме студенткасы Низамова Диана лаек булдылар.
Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
канд. филол. наук, доц. Гилемшина А.Г.