Новости кафедры

«Ак халатлы фәрештәләр — 2022» Олимпиадасының I сайлап алу туры нәтиҗәләре

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

20-нче май көнне «Ак халатлы фәрештәләр» татар теле һәм медицина терминологиясеннән VII Республика күләм олимпиадасының I сайлап алу туры узды. Катнашучылар татар теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм сәнгате турында белемнәрен онлайн-тест формасында күрсәттеләр.

Олимпиадада 2 төркем: татар телле һәм рус телле студентлар көч сынашты. БәйгедәТатарстан Республикасының урта һөнәри медицина уку йортлары (Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан медицина көллиятләре, КДМУ каршындагы Казан медицина-фармацевтика көллияте), шулай ук КДМУның дәвалау, педиатрия факультетлары студентлары катнашты. Сайлап алу турында 100 дән артык студент катнашты.

I сайлап алу турында катнашучыларга, студентларны әлеге бәйгегә әзерләгән татар теле укытучыларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез! Киләчәктә дә яңа унышларга ирешерсез дип ышанып калабыз!

II тур — йомгаклау турына чыккан студентлар исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп белә аласыз:

«Ак халатлы фəрештəлəр» (татар телендə биремнəр).

«Ак халатлы фəрештəлəр» (на русском языке).

Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
ст. преп. Юсупова Л.Г.