ЯҢА КЫРЛАЙГА СӘЯХӘТ
12 октябрь көнне КДМУның Социаль эш факультеты 9201 төркеме студентлары рус һәм татар телләре кафедрасы укытучысы Әмирова Роза Мөнировна һәм Социаль эш факультеты деканы Максимова Маргарита Николаевна җитәкчелегендә татар халкының күренекле шагыйре Габдуллы Тукайның Арча районы Яңа Кырлайәдәби-мемориаль музеена сәяхәткә бардылар.
Музей Татарстанның Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам 4-нче йортта урнашкан. Музей директоры Дамир Зиннәтулла улы Абдуллин безне музейның капка төбенә чыгып сәламләде.
Кырлай авылында Сәгъди абзыйлар гаиләсендә Тукай 5 елга якын яши. Тукайның гади крестьян тормышының көндәлеге, ихтыяҗын сиземләве шушы Кырлайдан башлана. Монда ул мәдрәсәгә йөреп белем ала, халык иҗаты гәүһәрләре белән таныша. «Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным», — дип язды соңыннан шагыйрь. Габдулла Тукайның иң бәхетле балачагы Яңа Кырлай авылында үтә. Нәкъшушы җирләрнең табигате аңа шигырьләр иҗат итәргә этәргеч булып тора да.
Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). «Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты» дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.
Музей, шагыйрь үзенең бик күп шигырьләрен багышлаган Елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора. Музейга кергәндә безне Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең лә, шушы йортка керер алдыннан, Тукай ял итәргә уйлаган.
Музей 2 каттан тора. Һәрбер кат берничә залга бүленгән. Беренче кат – 4 залны үз эченә алган. Тик музейда Г. Тукайның шәхси әйберләре юк. Анда шул чордагы җиһазлар, фотоматериаллар, картиналар саклана. Кырлай музеенда Ф.А.Әминовның картиналары бик күп. Шулар арасында күңелне нык җәлеп иткәннәре “Шүрәле урманы”, “Тукай һәм Сәгъди абзый басуда” картиналары, Г. Тукайның “Шүрәле”сенә иллюстрацияләр.
Икенче катка агачтан эшләнгән спираль формасындагы баскыч илтә. Ул кат шулай ук 2 залдан тора. 1-нче зал, гомумән, балаларның Г. Тукай әсәрләренә багышлап ясаган рәсемнәре, кул эшләре белән аерылып тора. Бик күп кул эшләнмәләре шагыйребезнең “Шүрәле”, “Су анасы”, “Кәҗә белән Сарык” әкиятләренә багышланган.
Музей тышкы яктан да бик үзенчәлекле. Аның тирәсендә парк ясалган. Музей артында Ия елгасы матур булып ага. Яр буе шулай ук төрле һәйкәлләр белән бизәлгән. Су буенда агачтан ясалган Cу анасы, Шүрәлеләр дә бар. Паркның үзенчәлеге – 1893 елда кечкенә Габдулла белән Сәгъди абзый утырткан нарат.
Бөек шагыйребез туган ягы Яңа Кырлай студентлар күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды.
Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.