Новости кафедры

КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНА СӘЯХӘТ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

2023 елның 23 сентябрендә «Татар теле һәм сөйләм культурасы» һәм «Һөнәри аралашуда татар теле» курслары кысаларында Казан дәүләт медицина университетының 1202 төркем студентлары рус һәм татар телләре кафедрасы укытучылары – доцент Р.М. Әмирова, доцент А.Г. Гыйлемшина җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтелгән «Кияү урлау» спектаклен карадылар.

Салават Юзеевның «Кияү урлау» спектакле сюжеты нигезендә гадәти драма тарихы ята: кайчандыр ике дус – Азват белән Садрый туганлашырга уйлыйлар. “Әгәр беребездә кыз, ә икенчебездә малай туса – өйләндерербез!” – дип, ант әйтешәләр. Ләкин икесенең дә малай туа. Шулай итеп, ант онытыла. Әмма үләренә өч көн кала (!) Азват бабай күптәнге антны исенә төшерә һәм хәзер йоланың оныкларга күчүен белдерә. Соңгы әманәт үтәлмәгән очракта, нәселгә бәхетсезлек киләчәк дип искәртә. Нәтиҗәдә, бабай өчен махсус никах оештырырга, шуңа кияүне урларга булалар.

Әлеге спектакль тамашачылар өчен "гыйбрәтле, матур, романтик әсәр" буларак күрсәтелә. Актерларның составы, костюмнарның матурлыгы, музыкаль бизәлеш студентларның күңелләрендә онытылмаслык хисләр калдырды.

Материал предоставила доц. Гилемшина А.Г.