Кәрим ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНА СӘЯХӘТ
2022 елның 24 мартында «Татар теле һәм сөйләм культурасы» һәм «Профессиональ аралашуда татар теле» курсы кысаларында Казан дәүләт медицина университетының 1203 төркем студентлары рус һәм татар телләре кафедрасы укытучылары – доцент Р.М. Әмирова һәм доцент А.Г. Гыйлемшина җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында күрсәтелгән «Син минем бердәнберем» спектаклен карадылар.
Пьесаның сюжеты – РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова тарафыннан язылган һәм реаль вакыйгаларга нигезләнгән.
Пьесада Айнурның беренче мәхәббәте аны үлемнән коткара. Алинә дә Айнурга булган хисләрен оныта алмый. Әмма язмыш аларга яңадан-яңа сынаулар җибәрүен дәвам итә. Алинә белән Айнур, вакытлар узгач кына, күп кенә югалтулардан соң кабат очрашалар. Пьесада бәхетләрен сугыш җимергән ике яшьйөрәкнең саф мәхәббәте сурәтләнә.
Спектакльдә Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина, Татарстанның атказанган артистлары – Гүзәл Гәрәбшина, Люция Галләмова, Лилия Мәхмүтова, Ренат Шәмсетдинов, Ирек Хафизов кебек танылган артистлар катнашты, яшь артистлар – Булат Зиннәтуллин, Айсылу Мөсалләмова, Гүзәл Галиуллина, Салават Хәбибуллинның уйнавы да тамашачыларның күңеленә хуш килде. Актерларның осталыгы, костюмнарның матурлыгы һәм пьесаның музыкаль бизәлеше студентларның күңелендә искиткеч тәэсирләр калдырды.
24 марта 2022 года в рамках курса «Татарский язык и культура речи» и «Татарский язык в профессиональном общении» студенты группы 1203 вместе с преподавателями кафедры – доц. Амировой Р.М. и доц. Гилемшиной А.Г. – посетили театр драмы и комедии им. Карима Тинчурина и посмотрели спектакль «Ты моя единственная» («Син бит минем бергенәм»).
Сюжет пьесы Заслуженной артистки РСФСР, Народной артистки Татарстана Исламии Махмутовой, основан на реальных событиях. Первая любовь Айнура спасает его от смерти. Алина тоже не может забыть свои чувства к нему. Но судьба продолжает посылать им все новые испытания. Алина и Айнур вновь встретятся лишь спустя время, после многих потерь.
Стоит ли разрушать счастье, созданное с другим, ради первой любви, оставшейся в далеком прошлом?! Протянет ли руку слепой на оба глаза Айнур своей возлюбленной, позволит ли ей «прыгнуть в пропасть жизни» вместе с ним?!
Спектакль о чистой, светлой любви двух сердец, счастье которых разрушила война; о зависимости человеческой жизни от зловещей машины государства, которая неумолимо и бездушно перемалывает людские судьбы.
В спектакле участвуют: народная артистка Татарстана Ляля Миннуллина, заслуженные артисты РТ – Гузель Гарапшина, Люция Галлямова, Лилия Махмутова, Ренат Шамсутдинов, Ирек Хафизов; молодые артисты – Булат Зиннатуллин, Айсылу Мусаллямова, Гузель Галиуллина, Салават Хабибуллин. Прекрасный состав актеров, красивое музыкальное сопровождение оставили самое приятное впечатление у студентов!
Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
канд. филол. наук, доц. Гилемшина А.Г.