Новости кафедры

КАЗАН ДӘҮЛӘТ МЕДИЦИНА УНИВЕРСИТЕТЫ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Казан дәүләт медицина университеты – илебездәге югары медицина уку йортларының иң зур һәм иң борынгыларыннан берсе. Аның нигезе 1814-елның 2(14) маенда, Казан университетында медицина факультеты оештырылган вакытта ук салына. Бу факультет илебез медицинасы тарихында күренекле роль уйнаган.

Университетның медицина факультетында (1930-елдан – Казан медицина институтында) төрле елларда күп кенә атаклы галимнәр: анатомнар П.Ф. Лесгафт, В.Н. Тонков, В.Н. Терновский һ.б.; гистологлар А.С. Догель, А.Н. Миславский, Н.Г. Колосов; патфизиологлар Н.М. Любимов, Ф.Я. Чистович, И.П. Васильев; физиологлар Н.О. Ковалевский, А.Ф. Самойлов, Н.А. Миславский; терапевтлар Ф.Х. Эрдман, К.Ф. Фукс, С.С. Зимницкий, Н.К. Горяев, Ђ.Г. Терегулов; хирурглар А.В. Вишневский, А.А. Вишневский, И.В. Домрачев, И.Ф. Харитонов; акушер-гинекологлар В.С. Груздев, П.В. Маненков; психоневрологлар В.М. Бехтерев, Л.О. Даршкевич, Л.И. Омороков һ.б. укыган һәм эшләгән. Илебездәге бүгенге көнгәчә әһәмиятләрен югалтмаган иң зур медицина мәктәпләре һәм фәнни юнәлешләрнең барлыкка килүе һәм үсүе иң беренче чиратта нәкъ менә шушы исемнәргә бәйле.

КДМУның миссиясе:

Хəзерге тарихи чорда үзенең тоткан урынын ачык аңлап, бүгенге үсеш этабында үз алдында торган стратегик бурычларны, килəчəкне күзаллауны, җəмгыять, дəүлəт, хезмəткəрлəр белəн үзара мөнəсəбəтлəргə хас үзенчəлеклəрне исəпкə алып,

КДМУ үзенең миссиясен түбəндəгечə аңлый:

инновация технологиялəрен булдыру һəм гамəлгə кертүгə, КДМУ белəн җəмгыять, сəламəтлек саклау системасы һəм регион арасындагы социаль партнерлыкның кеше сəламəтлеген яхшырту һəм гомер озынлыгын арттыруга юнəлдерелгəн нəтиҗəле моделен гамəлгə куюга нигезлəнеп, үзебездəге һəм чит илдəге иң яхшы медицина мəктəплəре дəрəҗəсенə ярашлы уку-укыту, фəнни һəм клиник эшчəнлекне тəэмин итү.


КДМУның кыйммәтләр системасы

  • Казан дәүләт медицина университетына – 200 ел. Аның данлы тарихы – безнең төп байлыгыбыз. Без университетыбызның медицина, мәгариф һәм фән өлкәсендәге бөек традицияләренә нигез салып, аларны гасырдан-гасырга тапшырып килгәннәрнең хатирәсен кадерләп саклыйбыз. Без үз тарихыбыз белән, «Сиам игезәкләре» сыман, аерылгысыз бәйләнгән.
  • Табиб – ул иң гуманлы һөнәр. Җәмгыять сәламәтлеген кайгырту безнең эшчәнлегебезнең төп юнәлеше. Без сыйфатлы белгечләр генә әзерләп калмыйча, халыкның сәламәтлеген саклау, авыруларны булдырмый калу, әйләнә-тирәне саклау мәсьәләләрен хәл итүдә дә актив катнашабыз. Безнең туган шәһәребезгә, Татарстаныбызга, Россиягә карата булган патриотлык хисләребез шуннан гыйбарәт. Һәм без моны студентларга да тапшырырга тырышабыз.
  • КДМУ – ул бердәм гаилә, фикердәшләр коллективы. Укытучылар белән студентлар – барысы бербөтен. Һәр студентта без уникаль шәхес күрергә тырышабыз, шул нигездә аңа үз үсеш стратегиясен төзергә ярдәм итәбез. Студент еллары – ул уку, белем алу гына түгел: без студентның социаль һәм иҗади активлыгын һәрьяклап хуплыйбыз. Безнең максат – үз эшенең остасын, конкурентлыкка сәләтле профессионал әзерләү генә түгел, актив гражданлык позициясе булган шәхес формалаштыру да.
  • КДМУ – телсез-өнсез биналар, лабораторияләр җыелмасы гына түгел, КДМУ – хезмәткәрләрнең җанлы бергәлеге. Аларның иминлеге – безнең эшебезнең сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген билгеләүче фактор. Университет үз хезмәткәрләре өчен матди иминлек чарасы гына түгел ул, ул – аралашу мохите дә, аларның иҗади һәм социаль максат-хыялларын, карьера белән бәйле амбицияләрен тормышка ашыру урыны да.
  • КДМУ – табиб һәм галимнәрнең династия традицияләре инкубаторы. Без хезмәткәрләребезнең хокукларын хөрмәт итәбез, саклыйбыз, аларның һөнәри һәм иҗади үсешенә ярдәм итәбез. Без бер-беребезнең үзенчәлек-аерымлыкларына карата толерантлык саклаган хәлдә, һәркемнең һәрчак уникаль һәм кабатланмас булып калуын хуплыйбыз.
  • КДМУ әллә ничә буын чыгарылыш студентлары өчен ALMA MATER булып тора. Без университетны тәмамлап чыкканнарның югары уку йорты белән нәтиҗәле хезмәттәшлеккә юнәлтелгән инициативаларын һәрьяклап хуплап кына калмыйбыз, аларның һөнәри осталык дәрәҗәләре һәм әзерлек сыйфатлары өчен мораль җаваплылык та тотабыз.
  • Без КДМУдагы хезмәт эшчәнлекләрен инде тәмам иткән хезмәткәрләребезгә реаль ярдәм һәм кайгыртучанлык традицияләренә һәрвакыт тугры.

Победитель олимпиады по рки

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Иностранная студентка Назарйар Захра приняла участие во Всероссийской студенческой олимпиаде по русскому языку как иностранному (руководитель — канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.), организованной КНИТУ им. А.Н. Туполева (КАИ), и стала победителем в номинации «Самый грамотный студент». Поздравляем!

ЗАСЕДАНИЕ СНК «ЯЗЫК И КУЛЬТУРА»

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

28 ноября с.г. состоится заседание СНК «Язык и культура» (руководитель — канд. филол. наук, доц. Федотова С.И.). В ходе заседания планируется подведение итогов Международного конкурса «Доброта спасет мир», а также знакомство первокурсников с направлениями работы СНК.

Учебное пособие по русскому языку как иностранному

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Издано учебное пособие для иностранных студентов I курса, обучающихся по специальностям 31.05.03 «Стоматология» и 33.05.01 «Фармация», и слушателей подготовительного отделения «Медицинский русский язык будущим стоматологам и провизорам» (составители: Л.С. ЯкубоваЕ.Г. Кузнецова).

Заседание СНК «Иҗади эшлим дисәң…»

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

16 ноября 2023 г. в 18:00 в аудитории 429 состоится заседание студенческого научного кружка «Иҗади эшлим дисәң…» (руководитель — канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.). Планируется обсуждение подготовки, проведения и участия студентов в I туре городской студенческой олимпиады «Грамотей-Гыйлемдар».