НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ – 2022
26 нчы мартта КДМУның 1117, 1201, 1203, 1313, 4108, 5104, 5105, төркеме студентлары (укытучылары Л.И. Фидаева, Р.М. Әмирова, Л.С. Якубова) Казан ипподромында узган, күп милләтләрне бергә җыйган Нәүрүз бәйрәмендә булып кайтты.Төрки һәм Иран халыкларында Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз» Казанда ел да масштаблы төсмердә үтә. Быел да бәйрәм Казан ипподромы мәйданында узды. Ипподром капкасыннан килеп керүгә төрле яктан төрле җыр, милли инструмент тавышлары, бию көйләре яңгырый. Бәйрәмнең төп мәйданчыгында милли-мәдәнии автономияләрнең сәнгать коллективлары чыгыш ясады.
Нәүрүзнең иң көтеп алынган мизгеле 2022 елгы «Нәүрүз гүзәле» ачыклау булгандыр. Халыклар Дуслыгы йортында беренче этабы булган матурлык бәйгесендә берничә милләт кызы катнашты. Беренчелекне һәм «Нәүрүз гүзәле – 2022» исемен Азәрбайҗаннан Айшан Аликберова яулады. 1 мисс – Үзбәкстаннан Гөлнара Әхмәтова, 2 мисс – Төркмәнстаннан Мәхриҗамал Ходжаниязова.
26 марта 2022 г. студенты гр. 1201, 1203, 5104, 5105, 1313 (преп. Л.И. Фидаева, Р.М. Амирова, Л.С. Якубова) приняли участие в празднике «Нәурүз», который проходил на Казанском ипподроме. Весь день на главный сцене с концертной программой выступали коллективы национально-культурных объединений, проходили конкурсы «Нәрүзгүзәле», «Нәүруз батыры», а также «Фестиваль плова». Все гости смогли принять участие в традиционных играх и забавах Науруза. Участники и победители получили специальные призы.
В течение всего дня на площадке Наруза проходил Этномаркет, на котором мастера представили изделия с национальным колоритом.
Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
ст. преп. Якубова Л.С.