Новости кафедры

К. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА «ТӨШ» СПЕКТАКЛЕН КАРАУ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

30-нчы март көнне 1204 төркеме студентлары «Татар теле һәм сөйләм культурасы» дисциплинасы кысаларында татар теле укытучысы, доцент Әмирова Р.М. җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «ТӨШ» мелодрамасын карадылар.

Бер-берсен өзелеп сөйгән ике йөрәк-Елена белән Камил кавышалар. Инде дөньяда алардан да бәхетле кеше юк. Чөнки алда күпме бергә каршылыйсы алсу таңнар киләчәккә якты өметләр татлы хыяллар. Ләкин гаилә кояшын бик тиз кара болытлар каплый. Бәхет иленә алып барырга тиешле сукмак нигәдер аларны упкын читенә китерә. Кем гаепле? Сәбәп нидә? Төрле менталитет вәкилләре булудамы? Әллә дөньяга караш, эчке халәтләрнең үзара тәңнгәл килмәвендәме?Әлеге спектакль тормыш үзе тудырган төрле җитди сорауларга җавап эзли.

Рольләрдә Гөлназ Нәүмәтова, Илфат Хафизов, Миңнуллина Ләлә һ.б. Артистлар уйнавы сокландыргыч – йөрәкләргә үтте, елатты, уйлатты, таң калдырды, ышандырды. Тинчурин ратистлары гаять киң кырлы, бииләр дә, җырлыйлар да, уен коралларында да уйныйлар, җырлаулары искитмәле! Мәдәни ял студентларга бик ошады!


«Сон» – новое произведение Туфана Миннуллина. Два беззаветно любящих друг друга сердца – Елена и Камиль – соединяются. И нет на земле людей счастливее их! Но чистое небо семейного счастья затянули черные тучи... Кто виноват? В чем причина? Может в том, что у них разный менталитет, или несовпадение мировоззрений, или духовная составляющая?

В спектакле, где звучит живая музыка и множество народных песен, идет активный поиск ответов на сложные вопросы, которые ставит жизнь.

Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.