Новости кафедры

УЕН ХАРАКТЕРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Бүгенге икетеллелек чорында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, безнең очракта татар телен, профессиональ дәрәҗәдә яхшы белү табиблар өчен зарур. Татар телен камилләштерүче төркем студентлары «Татар теле һәм сөйләм культурасы» дәресләрендә татарча медицина терминнарын, табибларның көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен үзләштереп, сүзлек запасын тулыландыру һәм активлаштыру, гади диалог күнекмәләрен формалаштыру, игътибарны һәм хәтерне камилләштерү максатларында төрле ситуацион уеннар уздыралар.

Дәвалау факультетының 1201 төркем студентлары узган дәрестә уен характерында сулыш гимнастикасы уздырдылар. Дәрескә әзерлек этабында студентлар татар теле укытучысы, доцент Әмирова Роза Мөнировна белән сулыш гимнастикасының кеше сәламәтлегенә файдасы турында фикер алыштылар, сулыш аппараты төзелешен искә төшерделәр, сулыш гимнастикасын дөрес ясау кагыйдәләре өйрәнелде, русчадан татарчага тәрҗемә эше уздырылды һәм гимнастиканы уздыручы кеше билгеләнде.

Дәрес бик позитив һәм нәтиҗәле узды. Студентлар үзләреннән бик канәгать калдылар.

Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.