Новости кафедры

26 АПРЕЛЬ – ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ТУГАН КӨН!

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә элекке Казан губернасы Мәңгәр волосте (ТАССР Арча районы) Кушлавыч авылында туа. Кечкенәдән ятим калган, балачагы гаять авыр һәм катлаулы узган Габдулла бик кыска гомерле була. Нибары 26 ел яшәп, 1913 елның 15 апрелендә гомере өзелә. Габдулла Тукай – татар шигъриятенең иң якты йолдызы. Шагыйрь калдырган иҗат мирасы – безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз.

Тукай исән чакта ук болай дип язган:
Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай,
Ул – караңгы төндә яктырткан матур, тулган ай.
Ул – бөек уй, нечкә хис, тәгъризләргә бик бай, – диям.
Бар урыннардан аның урыны кадерле, дәү, – диям.
Бакыр өчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,
Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек.

Габдулла Тукай татар халкының бөек шагыйре буларак бар җиһанга таралган. Аның күренекле «Шүрәле» һәм «Су анасын» кем генә укымаган да «Туган телен» кем генә җырламаган икән?

Читает студентка 5 курса лечебного факультета Дина Гилемханова >>>

Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.