Олимпиада «АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» – 2022
КДМУда татар теленә укытуның төп максаты – булачак табибларны һөнәри икетеллелекккә өйрәтү, авыру белән туган телендә иркен сөйләшү-аңлашуларын булдыру. Медицина терминнарын, табибларның көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен үзләштерү белән беррәттән, татар халкының мәдәниятен, тарихын, әдәби мирасын өйрәнүгә һәм сөйләм культурасын үстерүгә дә бик зур игътибар бирелә. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру кысаларында университетта байтак чаралар уздырыла.
Шуны күздә тотып, Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар телләре кафедрасы 2022 елның 20–27 май көннәрендә Россия халыклары мәдәни мирасы елына багышланган татар теле һәм медицина терминологиясеннән «АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» VII Республика күләм олимпиада уздыра.
«АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» олимпиадасы кысаларында «Икетеллелек шартларында татар теленәһәм сөйләм культурасына өйрәтү» («Обучение татарскому языку и культуре речи в условиях двуязычия») VII Методик семинар уздырыла.
Олимпиаданы һәм Методик семинарны уздыру шартлары белән информацион хатта таныша аласыз.
Уңышлар теләп калабыз!
Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.