ЯҢА КЫРЛАЙДА КУНАКТА
20–21 мая көннәрендә КДМУның рус һәм татар телләре кафедрасы укытучылары «Методические инновации в практике преподавания русского языка и литературы в условиях поликультурной среды» IV Халыкара фәнни-практик конференция уздырды. Конференция кысаларында татар халкының күренекле шагыйре Габдуллы Тукайның Арча районы Яңа Кырлайәдәби-мемориаль музеена сәяхәт оештырылды.
Габдулла Тукайның иң бәхетле балачагы Яңа Кырлай авылында үтә. Нәкъ шушы җирләрнең табигате аңа шигырьләр иҗат итәргә этәргеч булып тора да.
Музей комплексы үз эченә ике экспозицияне ала: мемориаль көнкүреш (Сәгъди абзый йорты) һәм әдәби-нәфис (махсус төзелгән бина). «Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты» дигән экспозия Б. Урманче проекты белән төзелгән ике катлы бинада урын алган.
Музей, шагыйрьүзенең бик күп шигырьләрен багышлаган Елга буена урнашкан, ул ерактан ук күренеп тора. Музейга кергәндә безне Тукай һәйкәле каршы ала. Әйтерсең лә, шушы йортка керер алдыннан, Тукай ял итәргә уйлаган.
Музей 2 каттан тора. Һәрбер кат берничә залга бүленгән. Беренче кат – 4 залны үз эченә алган. Тик музейда Г. Тукайның шәхси әйберләре юк. Анда шул чордагы җиһазлар, фотоматериаллар, картиналар саклана. Кырлай музеенда Ф.А. Әминовның картиналары бик күп. Шулар арасында күңелне нык җәлеп иткәннәре «Шүрәле урманы», «Тукай һәм Сәгъди абзый басуда» картиналары, Г. Тукайның «Шүрәле» сенә иллюстрацияләр.
Икенче катка агачтан эшләнгән спираль формасындагы баскыч илтә. Ул кат шулай ук 2 залдан тора. 1нче зал, гомумән, балаларның Г. Тукай әсәрләренә багышлап ясаган рәсемнәре, кул эшләре белән аерылып тора. Бик күп кул эшләнмәләре шагыйребезнең «Шүрәле», «Су анасы», «Кәҗә белән Сарык» әкиятләренә багышланган.
Музей тышкы яктан да бик үзенчәлекле. Аның тирәсендә парк ясалган. Музей артында Ия елгасы матур булып ага. Яр буе шулай ук төрле һәйкәлләр белән бизәлгән. Су буенда агачтан ясалган Cу анасы, Шүрәлеләр дә бар. Паркның үзенчәлеге – 1893 елда кечкенә Габдулла белән Сәгъди абзый утырткан нарат.
Бөек шагыйребез туган ягы Яңа Кырлай кафедра укытучылары һәм конференция кунаклары күңелендә онытылмас хатирәләр калдырды.
Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.