АЛТЫН КӨЗДӘ ТЕАТР АЙЛЫГЫ
Сентябрь һәм октябрь айларында педиатрия факультетының II курс студентлары “Татар теле һәм сөйләм культурасы” дисциплинасы кысаларында татар теле укытучысы, доцент Әмирова Р.М. җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “ХЫЯЛЫЙ” ,“АК ТӘҮБӘ, КАРА ТӘҮБӘ”, “БЕЗДӘ АКЧА, БЕР БУКЧА”, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “БИЮ ПӘРИЕ”, “ӨЙЛӘНӘМ”, “СҮНГӘН ЙОЛДЫЗЛАР” спектакльләрен карадылар.
...Театр яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә.
Дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә.
Театрга йөрү студентларны халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, милли мәдәниятебезгә хөрмәт тәрбияләүнең бер чарасы булып тора. Театр-дәрес кебек. Аның аркылы тәрбия биреп тә, шелтә белдереп тә, матурлыкка өйрәтеп тә, җылы хисләр өләшеп тә була.
Татар артистлары гаять киң кырлы – бииләр дә, җырлыйлар да, уен коралларында да уйныйлар, җырлаулары искитмәле! Актерларның составы, костюмнарның матурлыгы, музыкаль бизәлеш студентлар күңелләрендә онытылмаслык хисләр калдырды. Мәдәни ял студентларга бик ошады!
Материал предоставила канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.