Новости кафедры

КӘРИМ ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ПРЕМЬЕРА!

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

15 сентябрь көнне педиатрия факультетының 2201 төркеме студентлары “Татар теле һәм сөйләм культурасы” дисциплинасы кысаларында татар теле укытучысы, доцент Әмирова Р.М. җитәкчелегендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “ИДЕГӘЙ” премьерасын карадылар.

...Театр яктылыкка, нурга илтә,

Кире юлга җибәрми, уңга илтә.

дип язган халкыбызның бөек шагыйре Г. Тукай үзенең “Театр” дигән шигырендә. Театрга йөрү студентларны халык традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру, милли мәдәниятебезгә хөрмәт тәрбияләүнең бер чарасы булып тора. Театр-дәрес кебек. Аның аркылы тәрбия биреп тә, шелтә белдереп тә, матурлыкка өйрәтеп тә, җылы хисләр өләшеп тә була.

«Идегәй» – татар халкының иң танылган тарихи эпосларының берсе. Ул Алтын Урда таркалу чорында булган тарихи вакыйгаларга нигезләнгән. Эпоста сәнгати формада татар халкының формалашу чоры тасфир ителә. «Идегәй» дастаны буенча куелган спектакльнең нигезендә исә үзара бәйлелекнең никадәр зарарлы булуы, көчле шәхесләрнең дәүләт мәнфәгатьләре дәрәҗәсендә көрәшү, яки көнкүрешкә бәйле рәвештә кешеләрнең бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бозылу идеясе ята. 

Спектакльдә гашыйк булган тавыш – автор сүзләрен сөйләүче – Илнур Байназаров.

Спектакльнең тагын бер зур уңышы – музыка белән утлар! Искиткеч булды ул. Әнә шуларны күрү һәм ишетү өчен генә дә барып карыйсы бу куелышны. Музыканы Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе аспиранты Фәрһад Бәхтияри язган. Музыка бөтен тарихны чагылдыра алган. Аңа кушылып, тамак төбе белән махсус җырлап утыручылар да бар иде. Тамак төбе белән җырлаучыларга сокланган кеше буларак, тәэсире зур булды.

Актерларның составы, костюмнарның матурлыгы, музыкаль бизәлеш студентлар күңелләрендә онытылмаслык хисләр калдырды. Мәдәни ял студентларга бик ошады!

Материал предоставила доц. Амирова Р.М.