ТЫЛСЫМЛЫ ТЕАТР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ
21 сентябрь көнне “Татар теле һәм сөйләм культурасы” дисциплинасы кысаларында татар теле укытучысы, доцент Әмирова Р.М. җитәкчелегендә дәвалау факультетының 1201, 1209 төркеме студентлары Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Ашина” премьерасын, 1207 төркеме студентлары Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында “Җанкисәккәем” спектаклен карадылар.
Әлеге файдалы һәм мавыктыргыч мәдәни сәяхәтләр студентларны берләштерә, рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп тәрбияли.
Укытучы тарафыннан башкарыла торган эш булачак табибларга сәнгати-эстетик тәрбия бирүне, кеше белән матур итеп аралашуны, аларның дөньяга карашларын киңәйтүне, халкыбызның бай халык авыз иҗаты белән таныштыруны максат итеп куя.
Материал предоставила доц. Амирова Р.М.