Новости кафедры

«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

13–15 октябрь көннәрендә «Татарча диктант» дип аталган дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Әлеге чара ел саен берьюлы Татарстан, Россия күләмендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла.

Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Быел акция сигезенче тапкыр үткәрелде.

Татарстанлылар өчен быел язучы, М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллинның бу китабына халкыбызның Таҗеддин Ялчыгол, Гыйззәтулла Рәхмәтуллин (Боссоойко) кебек каһарман улларына багышланган «Таҗеддин Ялчыгол» («Васыять» исемле җыентыгыннан) тарихи әсәреннән өзек тәкъдим ителде.

Әлеге дөньякүләм чарада Казан дәүләт медицина университетының дәвалау, педиатрия, социаль эш факультетларының татар телле 120 дән артык студентлары бик теләп катнашты.

Диктантны КДМУның рус һәм татар телләре кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Әмирова Роза Мөнир кызы укыды.

«Татарча диктант» акциясе кебек телебезгә кагылышлы мондый чаралар бик кирәкле һәм файдалы. Алар телебезне, әдәбиятыбызны, мәдәниятебезне популярлаштыруда, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия.

Татарча диктант нәтиҗәләре >>>

Материалны әзерләде Әмирова Р.М.