«Бердәм диктант» акциясеуңышлы узды, 25.04.2016 г.

Подписано простой электронной подписью: Гатиятуллина Лилия Зуфаровна.

23 апрель көнне көндезге сәгать 2 дә Казанда һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләрендә (15 уздыру мәйданчыгы) Казан дәүләт медицина университеты инициативасы белән оештырылган татарча грамоталы яза белү осталыгын сынау буенча  «Бердәм диктант» акциясе узды.

Бердәм диктантта Казанда 500ләп (Казан ДМУ, Казан милли тикшеренү технология университеты (КМТТУ), А.Н. Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ,Казан дәүләт аграр университетлары, Казан ДМУ каршындагы медицина-фармацевтика көллияте, Казан медицина көллияте), Татарстан Республикасының медицина көллиятләрендә (Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай)  400 дән артык кешетуган телне ни дәрәҗәдә яхшы белүләрен тикшерделәр.

Акциядә татар теленең бүгенге халәтенә һәм үсешенә, грамоталы язуга битараф булмаган төрле яшьтәге, төрле профессия (табиблар, китапханәчеләр, пенсионерлар, укытучылар, студентлар, мәктәп балалары, ата-аналар) кешеләре катнашты.

Акциядә катнашучылар Габдрахман Әпсәләмовның  намуслылык, шәфкатьлелек, үз хезмәтенә тугры калу кебек сыйфатларны пропагандалаган “Ак чәчәкләр” романыннан өзек яздылар.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.И. Вәлиев, Казан ДМУ ректоры А.С. Созинов сәламләде.

Диктантны Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгатьэшлеклеләре укыды. КазанДМУда диктант текстын Татарстанның халык артисты, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының артисты Зөфәр Харисов, шагыйрь, ТР ның язучылар союзы рәисе урынбасары Рәмис Әймәт, радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова, «Болгар радиосы»ның алып баручысы һәм музыкаль мөхәррире Илфар Кәримов укыды. Казан милли тикшеренү технология университетындадиктант текстын Бөтенроссия татар яшьләре форумы җитәкчесе, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Тәбрис Яруллин укыды, ә Казан дәүләт аграр университетында – Г. Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачылар театры артисты Лидия Галиева. Яр Чаллы медицина көллиятендә дикторлар вазифасын шагыйрә Сирень Якупова һәм язучы Айгөл Әхмәтгалиева башкардылар. Калган үткәрү урыннарында диктант текстын татар теле укытучылары укыды.

Шушындый матурчараныуздырудаярдәм күрсәткән хөрмәтле ректорыбыз А.С. Созиновка, уку-укыту эшләре проректоры Л.М. Мөхәрәмовага, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Р.И. Вәлиевка, мәгълүмати ярдәм күрсәткән“Татмедиа” һәм “Россия-Татарстан” ДТРКга, бәйгедә катнашырга теләк белдергән ТРның югары һәм урта махсус уку йортларына, шулай ук мәктәпләргәрәхмәт сүзләребезне җиткерәсебез килә.

Диктантларны 28 апрельгә кадәр тикшерәчәкләр. Нәтиҗәләр kazangmu.ru/dictant/result сайтына  куелачак.

Бердәм диктант турында “укытучылар” һәм “укучылар”

Бөтенроссия татар яшьләре форумы җитәкчесе, “Мин татарча сөйләшәм!” акциясен оештыручы Тәбрис Яруллин: диктант текстынКазан милли тикшеренү технология университетында укыдым, чөнки мин бу вузны тәмамладым. Минем карашка, текст бик җиңел түгел иде. Ләкин катнашучылар диктантны бик тиз яздылар. Диктантны тикшерүдә катнашмасамда, нәтиҗәләр яхшы буласына ышанам. Минем өчен бу беренче тәҗрибә.Татар яшьләре форумы җитәкчесе буларак, бу чараны дәвам итәргә кирәк дип уйлыйм. Киләчәктә, Бердәм диктантны оештыручылар белән берлектә, Россиянең күпмиллионлы шәһәрләрендә бу акцияне уздырырга телибез.

«Болгар радиосы»ның музыкаль мөхәррире һәм алып баручысы Илфар Кәримов (Казан ДМУда диктант яздыручы): Проект бик кызыклы. Мәктәптә генә диктант язган бар иде. Диктантны үзем язасым килде, ләкин мине диктор итеп чакырдылар. Минем уйлавымча, мин бик таләпчән укутучы булмадым. Текстны ашыкмыйча, сүзләрне анык һәм төгәл укыдым. Бу чараны оештыручыларга рәхмәт!

Радио һәм телевидение тапшыруларын алып баручы Гөлназ Сәфәрова: Миңа мондый әһәмиятле чаралар бик ошый. Рус теленнән үткәрелә торган Тоталь диктант турында күп ишеткәнем бар, үземнең дә катнашасым килгән иде, кызганычка каршы, җитешеп булмады. Казан ДМУ инициативасы белән Бердәм диктант уздыруын ишеткәч, бик шатландым, ә инде диктантны укырга чакыргач, рәхәтләнеп ризалаштым. Барысыда бик яхшы узды! Бүген мин үземне укытучы итеп хис иттем. Барлык катнашучыларга яхшы нәтиҗәләргә ирешүләрен телим.

Рөстәм Сәйфуллович Бакиров, баш табиб: Әлеге чара бик әһәмиятле, югары дәрәҗәдә оештырылган. Текст бик җиңел түгел. Безнең коллективта Бердәм диктант уздыру турындагы яңалыкны бик дәртләнеп кабул иттеләр. Хезмәттәшләрем балаларында ана теленә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбиялиләр, шуна күрә бу акциядән читтә кала алмадылар. Шушындый әһәмиятлечараныуздырганнары өченоештыручыларга, шәхсән Казан ДМУ ректоры А.С. Созиновка рәхмәтемне белдерәм!

Мусина Алинә һәм Хәлиуллина Ландыш, Казан ДМУ студентлары: бу диктантта катнашуыбызга без бик шат, бездә бары тик яхшы тәэсирләр генә калды. Яшьләр арасында татар теленең абруе күтәрелү һәм үз телендә камил cөйләшергә теләүчеләр саны елдан ел арта бару безне бик куандыра. Түземсезлек белән нәтиҗәләрне көтәбез, алар “бик яхшы” булыр дип ышанабыз.

КДМУ сайты Дирекциясе