Новости кафедры

«АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР – 2022 » ОЛИМПИАДАСЫ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Подписано простой электронной подписью: Кафедра русского и татарского языков.

Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар телләре кафедрасы 2022 елның 20–27 май көннәрендә Россия халыклары мәдәни мирасы елына багышланган татар теле һәм медицина терминологиясеннән «АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» VII Республика күләм олимпиадасын уздырды.

Олимпиадада Татарстан Республикасының урта һөнәри медицина уку йортлары (Алабуга, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Казан медицина көллиятләре, КДМУ медицина-фармацевтика көллияте), шулай ук КДМУның дәвалау, педиатрия факультетлары студентлары катнашты.

Бәйге татар телле һәм рус телле студентлар өчен ике турда оештырылды. I сайлап алу туры татар теле һәм әдәбияты, Татарстан һәм татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм сәнгатенә багышланган булса, II йомгаклау турында катнашучылар татарча медицина терминнарын, табибларның, медицина хезмәткәрләренең көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен никадәр яхшы белүләрен күрсәттеләр.

АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» VII Республика күләм олимпиадасында җиңү яулаган студентларны чын күңелдән тәбриклибез! Һәрбер катнашучыга, студентларны әлеге бәйгегә әзерләгән татар теле укытучыларына чиксез рәхмәтебезне белдерәбез!

Олимпиада җиңүчеләре исемлеген түбәндәге сылтама аша кереп белә аласыз >>>

Материал предоставили канд. филол. наук, доц. Амирова Р.М.,
ст. преп. Юсупова Л.Г.