НӘҮРҮЗ БӘЙРӘМЕ – 2022
26-нчы мартта КДМУның 1117, 1201, 1203, 1313, 4108, 5104, 5105, төркеме студентлары (укытучылары Л.И. Фидаева, Р.М. Әмирова, Л.С. Якубова) Казан ипподромында узган, күп милләтләрне бергә җыйган Нәүрүз бәйрәмендә булып кайтты. Төрки һәм Иран халыкларында Яңа ел бәйрәме «Нәүрүз» Казанда ел да масштаблы төсмердә үтә. Быел да бәйрәм Казан ипподромы мәйданында узды.