Олимпиада «АК ХАЛАТЛЫ ФӘРЕШТӘЛӘР» – 2022
КДМУда татар теленә укытуның төп максаты – булачак табибларны һөнәри икетеллелекккә өйрәтү, авыру белән туган телендә иркен сөйләшү-аңлашуларын булдыру. Медицина терминнарын, табибларның көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен үзләштерү белән беррәттән, татар халкының мәдәниятен, тарихын, әдәби мирасын өйрәнүгә һәм сөйләм культурасын үстерүгә дә бик зур игътибар бирелә. «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законны тормышка ашыру кысаларында университетта байтак чаралар уздырыла.