УЕН ХАРАКТЕРЫНДА ТАТАР ТЕЛЕ ДӘРЕСЕ
Бүгенге икетеллелек чорында Татарстан Республикасы дәүләт телләрен, безнең очракта татар телен, профессиональ дәрәҗәдә яхшы белү табиблар өчен зарур. Татар телен камилләштерүче төркем студентлары «Татар теле һәм сөйләм культурасы» дәресләрендә татарча медицина терминнарын, табибларның көндәлек практикасында очрый торган сөйләм конструкцияләрен үзләштереп, сүзлек запасын тулыландыру һәм активлаштыру, гади диалог күнекмәләрен формалаштыру, игътибарны һәм хәтерне камилләштерү максатларында төрле ситуацион уеннар уздыралар.