«ТАТАРЧА ДИКТАНТ» АКЦИЯСЕ
13–15 октябрь көннәрендә «Татарча диктант» дип аталган дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Әлеге чара ел саен берьюлы Татарстан, Россия күләмендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла.
Акция татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Татарча диктант акциясенең асылы ‒ Россия Федерациясе һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә барлык теләгән кешеләр өчен ихтыяри һәм бушлай уздырыла торган диктант. Акциядә һәр кеше катнаша ала. Быел акция сигезенче тапкыр үткәрелде.